Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 26 яшьлек ир-ат биш яшүсмерне гаражда берничә сәгать бикләп тоткан

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстанда 26 яшьлек ир-ат биш яшүсмерне гаражда берничә сәгать бикләп тоткан, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 18 апрельдә Менделеевскида яшәүче 26 яшьлек ир-ат гаражда дусты белән аракы эчеп утырган. Кайсыдыр мизгелдә ул шул тирәдә уйнап йөргән 13-16 яшьлек өч малайны һәм ике кызны күреп алган. Ир-ат аларны гаражга чакырган һәм артларыннан бикләп куйган.

Шунда кызларның берсе өенә кайтасы килүен әйтеп еларга керешкән. Ир-ат аларга мондый шарт куйган: тынычланган очракта гына тоткынлыктан азат итәчәкмен, дип белдергән. Ике сәгатьтән соң ул, балаларны гараждан чыгарып, өйләренә кайтарып җибәргән.

Берничә көннән соң яшүсмерләрнең берсе әлеге хәл турында әти-әнисенә сөйләп биргән. Кызның әнисе полициягә гариза язган, шуннан соң ир-атны кулга алганнар. Нәтиҗәдә, тикшерү комитеты «Ике яки аннан да артыграк балигъ булмаган баланы законсыз төстә ирегеннән мәхрүм итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Ир-атның моңа кадәр дә хөкемгә тартылганы булган инде. Ул тикшерүчеләргә әлеге хәл турында күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Суд аны сак астына алу турында карар чыгарган.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/17/164144/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев