Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 60 яше тулган ирләргә һәм 55 яшьлек хатын-кызларга пенсия ташламалары саклана

Закон проекты нигезендә, пенсияне алдан билгеләү хокукына ия булган гражданнар өчен дә ташламалар гамәлдә кала.

Пенсия яше артуга карамастан, Татарстанда 60 яшьлек ирләргә һәм 55 яшьлек хатын-кызларга социаль ярдәм чаралары сакланып кала. Дәүләт Советы утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде.

Закон проекты нигезендә, шулай ук, пенсияне алдан билгеләү хокукына ия булган гражданнар өчен дә ташламалар гамәлдә кала.

Илдә пенсиягә чыгу яше артуга карамастан, республикада моңа кадәр булган ташламалар сакланып калачак. Сүз транспортка ташламалар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә, тешләрне протезлау, дарулар сатып алу, күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү өчен түләүдә ташламалар турында бара.

Закон проектын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Татьяна Ларионова, Римма Ратникова, социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, депутатлар Татьяна Воропаева, Рифат Ганибаев һәм башкалар әзерләгән.

«Закон проекты 60 яше тулган ир-атларның һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызларның, шулай ук, пенсия иртәрәк билгеләнү хокукына ия булган гражданнар категориясе өчен социаль ярдәм чараларына хокукларын саклап калу максатыннан эшләнгән», - диде Светлана Захарова. Аның сүзләренчә, пенсия яшен арттыру буенча федераль закон проекты турында фикер алышулар барышында халык шушы сорауны еш биргән.

Моннан тыш, закон проекты нигезендә, 2019 елның 1 гыйнварыннан күп фатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлауга взнос түләү чыгымнарына компенсация 70 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк торак бина милекчеләренә биреләчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/24/172152/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X