Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 61 яшьлек морж Гиннесс рекордын куйган

Илдус Маликов әлеге рекордын ТАССР оешуның йөз еллыгына багышлаган.

Биш тапкыр дөнья чемпионы 61 яшьлек Илдус Маликов Мамадыш районының Соколка буасында су температурасы +1 градус булганда 24 сәгать эчендә 8050 метр ераклыкка йөзеп, Гиннесс рекордын куйды. Бу турыда Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Илдус Маликов әлеге рекордын ТАССР оешуның йөз еллыгына багышлаган. Сынау узганнан соң аңа тиешле сертификат тапшырылган. Рекорд куелган көнне Илдус Маликовка 61 яшь тулган. Ул моңа кадәр бозлы суда йөзү буенча берничә дөнья рекорды куйган.

Илдус Маликов кышкы суда йөзү буенча беренче рекордын 2000 елда Барнаулда куйган. Биш тәүлеклек марафон вакытында Илдус Мирзоевич һәр тәүлек саен суга тугыз тапкыр кергән. Ул 3 сәгать 52 минут эчендә өч километр юл узган.

Икенче рекорд бер елдан соң Казансу елгасында була. Ул чакта март аендагы салкын суда бер сәгать буе йөзгән. Маликов сүзләренчә, өченче рекорд сентябрь төнендә Байкалда "җиңел куелган". 

Рекордсменның хатыны тумышы белән Мамадыштан. Илдус Маликовка биредәге сулыклар да яхшы таныш. Ул җәй көнне берничә тапкыр Нократ елгасын аркылыга йөзеп чыккан булган, дип язган "Нократ" газетасы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/28/183495/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев