Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 80 яшьлек пенсионер үзенә кәләш эзли

Михаил Чернышовка 80 яшь булуга карамастан, ул үзенә тормыш иптәше эзли. Бабай чын оптимистларча моңсу көннәрне бергә гөрләшеп үткәрердәй гомер юлдашын табачагына ышана. «Челнинские известия» язуынча, бабайның фатиры, машина һәм гаражы бар. Иптәш кенә юк. «Магазин пилмәне ашап туйдым, көннәр буе ялгызым телевизор карау да арытты,- ди Михаил Иванович. -...

Михаил Чернышовка 80 яшь булуга карамастан, ул үзенә тормыш иптәше эзли. Бабай чын оптимистларча моңсу көннәрне бергә гөрләшеп үткәрердәй гомер юлдашын табачагына ышана.
«Челнинские известия» язуынча, бабайның фатиры, машина һәм гаражы бар. Иптәш кенә юк.
«Магазин пилмәне ашап туйдым, көннәр буе ялгызым телевизор карау да арытты,- ди Михаил Иванович. - Иртәнге биштә торам. Песине ашатам. Күршеләрем яхшы, тик аларның үз тормышы. Үземә генә бик күңелсез…»
Михаил бабайның сәламәтлеге нык, зиһене ачык, юмор хисе дә әйбәт.
Дүрт ел элек мәрхүмә булган хатыны Анна әби белән 55 ел гомер иткәннәр. Балалары булмаган.
«Пенсиягә зарланмыйм, тик бер шартым бар: шәһәрдә тора алмыйм, авыл тынычлыгына күнегелгән», - ди Михаил Иванович.
Танышырга дип шалтыратучылар да булгалый икән. Берсе машинаның «алтылы» икәнен белгәч: «Нинди ләгән!» дип трубкасын ыргыткан хәтта. «Нәрсәсе ошамагандыр? Яхшы иптәш булса, әллә кайларга да барып була бит», - ди кәләш эзләүче бабай.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев