Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 87 яшьлек әби үз өендә янып үлгән

Фаҗига кичә Әгерҗе районының Иж-Бәйки авылында килеп чыккан. Татарстанда 87 яшьлек әби үз өендә тереләй янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Әгерҗе районының Иж-Бәйки авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә иртән килгән. Ут белән көрәшүчеләр...

Фаҗига кичә Әгерҗе районының Иж-Бәйки авылында килеп чыккан.

Татарстанда 87 яшьлек әби үз өендә тереләй янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Әгерҗе районының Иж-Бәйки авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә иртән килгән.
Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәндә зур булмаган агач йорт тулысынча яна торган булган.
Утны сүндергәч, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәүләрне араларга керешкән. Алар 87 яшьлек әбинең мәетен тапкан.
Янгынның гомуми мәйданы 54 квадрат метр тәшкил иткән.
Фаҗига электр приборларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/29/160915/
фото: https://go.mail.ru/search_images?rf=11956636&fm=1&gp=800000&q=%D0%BF%D0%BE%D0%B6%D0%B0%D1%80%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=958331739755725018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев