Реклама
Россия Гидрометүзәгендә илнең кайбер төбәкләрендә климатик нормадан тайпылу 5-10 градус тәшкил итәчәк, дип билгеләп үттеләр.
Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд ,кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, аномаль салкын һава торышы фаразлады.
Атна дәвамында Татарстанда салкын һава торышы көтелә.
«Температура -20...-25 градус булачак», - дип билгеләп үтте Вильфанд.
Аның сүзләренчә, климатик нормадан тайпылу 5-10 градус тәшкил итәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз