Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда балалар бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эшли башлаячак

Бүгеннән Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, әлегә кадәр ябык булган балалар өчен уен бүлмәләре, күңел ачу үзәкләре эшли башлаячак һәм биналарны тулыландыру мөмкинлеге артачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарны имзалады.

 

Документ буенча, алдан ук Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенә язма хәбәр биргән балалар өчен уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре 21 сентябрьдән үз эшен башлап җибәрәчәк. Моннан тыш, бер үк вакытта бинадагы кешеләр саны буенча чикләүләр үтәлергә тиеш.

«Хезмәткәрләрне дә санап, дүрт квадрат метр мәйданга бер кеше булырга тиеш», — диелә документта.

Шулай ук дүшәмбедән ачык мәйданчыкларда тамашачылар саны ике тапкыр - 100дән 200 кешегә кадәр артачак. Ябык биналарда бер үк вакытта 100гә якын тамашачы — 4 квадрат метрлы мәйданга бер кеше була ала.

Аквапарклар, кинотеатрлар, цирклар, спорт заллары һәм җәмәгать туклануы биналары 70 процентка кадәр (50% урынына) тулылана ала.

Ачык террасаларда 200гә кадәр, ябык биналарда100гә кадәр кеше була ала. Кафе һәм рестораннарда бер өстәл артында утырган кешеләр санына чикләүләр гамәлдән чыга. Өстәлләр арасы элеккечә 1,5 метр булырга тиеш.

 

https://tatar-inform

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев