Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда балыкчы батып үлгән

Фаҗига кичә Яшел Үзәндә булган: көндезге сәгать 3ләр тирәсендә балыкчының гәүдәсен судан чыгарганнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, ике ир-ат дачада ял иткән һәм Октябрьский бистәсе каршындагы утрауда балык тотарга булганнар. Аларны сәгать 11дә көймә белән утрауга илтеп куялар һәм 4тә кире килеп алырга ышандыралар. Балык эләкмәгәч, балыкчыларның берсе - Яшел Үзән...

Фаҗига кичә Яшел Үзәндә булган: көндезге сәгать 3ләр тирәсендә балыкчының гәүдәсен судан чыгарганнар.


Беренчел мәгълүматлар буенча, ике ир-ат дачада ял иткән һәм Октябрьский бистәсе каршындагы утрауда балык тотарга булганнар. Аларны сәгать 11дә көймә белән утрауга илтеп куялар һәм 4тә кире килеп алырга ышандыралар.


Балык эләкмәгәч, балыкчыларның берсе - Яшел Үзән районы Нурлат авылында яшәгән 54 яшьлек ир-ат бер утраудан икенчесенә йөзеп, көймәне алып килмәкче була. Әмма кире әйләнеп килә алмый. Иптәше әйтүенчә, утрауга йөзәр алдыннан ул исерткеч эчемлек тә эчкән була.

Фото: "Татар-информ"

http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев