Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда бер ир-ат исерек хәлдә дусты белән сугышканнан соң комага киткән

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Казанның Әмирхан урамында бер ир-ат исерек хәлдә дусты белән сугышканнан соң комага киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Әмирхан урамындагы йортларның берсендә 27 яшьлек ир-ат 28 яшьлек дусты белән аракы эчеп утырган. Кайсыдыр мизгелдә алар арасында бәхәс купкан һәм сугышып киткәннәр», - дип искәрттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, 28 яшьлек ир-атны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Зыян күрүче комага киткән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев