Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда чыккан янгында күчмә зоопарк хайваннары һәлак булган (фотолар)

Татарстанның Чистай шәһәрендәге үзәк универмагта чыккан янгында күчмә зоопарк хайваннары һәлак булган, дип хәбәр итә "Татат-информ" . Зоопарк Омск шәһәреннән килгән булган. Кибеттә янгын чыгуы турында хәбәрне кичә кич 19.40 сәгатьтә универмаг сак хезмәте җиткерә. Беренче кат яна, янгын сүндерүчеләргә кибет эчендә кешеләр булмавын әйтәләр. Ләкин беренче катта Омскидан килгән...

Татарстанның Чистай шәһәрендәге үзәк универмагта чыккан янгында күчмә зоопарк хайваннары һәлак булган, дип хәбәр итә "Татат-информ" .

Зоопарк Омск шәһәреннән килгән булган. Кибеттә янгын чыгуы турында хәбәрне кичә кич 19.40 сәгатьтә универмаг сак хезмәте җиткерә. Беренче кат яна, янгын сүндерүчеләргә кибет эчендә кешеләр булмавын әйтәләр. Ләкин беренче катта Омскидан килгән зоопарк, барлыгы 60ка якын хайван кала. Баштарак кибетчеләр 4 маймыл, 5 тутый кошны һәм 5 сөйрәлүче хайванны коткарырга өлгерә, әмма бик каты төтен таралу аркасында башка хайваннарны алып чыга алмый.

Янгын 4.34 сәгатьтә сүндерелә. Барлыгы өч мең квадрат метр мәйданга зыян килә. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев