Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда еланнар уянып чыккан [+ВИДЕО]

Видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Апас районындагы Ключи станциясендә еланнарның кояшка җылынырга чыкканын видеога төшергәннәр. Видео социаль челтәрләрдә чыкты. Бу турыда Буа районы "Байрак" сайтында хәбәр ителә.

Видеоны әлеге районның Каратун авылында яшәүче тимерюлчы Линар Биккулов Ключи станциясендә кеше яшәми торган йорт янында төшереп алган. 

Линар Биккулов әйтүенчә, бу урында тузбаш еланнар мыжлап торуын ел саен күрергә мөмкин. 

Тузбашлар кешеләр өчен бернинди дә куркыныч тудырмый, чөнки алар агулы түгел. Алар кышкы йокыдан апрель азагы — май башында уянып чыга һәм кояш яхшы җылыткан төрле урыннарда күренә башлый. Җылыну чоры 1-4 атна барырга мөмкин, бу вакытта еланнар сүлпән була һәм күзгә күбрәк чалына. 

Фото: pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X