Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда финанс грамоталылыгын укытуның иң яхшы методикаларын сайлаячаклар

Ел саен үткәрелә торган «Финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес» педагогик осталык конкурсы Татарстанда уза.

 

Конкурсны Россия Банкының Идел — Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Казан федераль университеты белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрә.

Һәр педагог балаларның һәм яшүсмерләрнең финанс грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән авторлык методик эшләнмәләрен тәкъдим итә ала. Бу дәрес яки уен формасында факультатив занятие булырга мөмкин.

Конкурс 6 номинация буенча үткәрелә.

Бәйге инде бишенче тапкыр оештырыла. Катнашу өчен гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны +7 (843) 235-05-28 телефоны буенча белергә мөмкин.

Конкурс турында нигезләмә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X