Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда ихтыяҗ зур булган һөнәрләр исемлеге

Хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр рейтингы төзелгән.

HeadHunter сервисы экспертлары 2021 ел нәтиҗәләре буенча Россия һәм Татарстан хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр рейтингын төзегән. Аны сату өлкәсе менеджерлары һәм машина йөртүчеләр җитәкли.

«Ел нәтиҗәләре нигезендә Россиядә вакансияләр саны буенча лидерлар өчлегенә машина йөртүче, сатулар буенча менеджер һәм кибеттә сатучы кергән. Татарстанда топ-3кә менеджерлар һәм машина йөртүчеләрдән тыш инженерлар да керде», — дип билгеләп үтә сервис аналитиклары.

Эш бирүчеләр быел республиканың сатулар буенча менеджерларына 16 мең вакансия тәкъдим итте. Машина йөртүчеләр өчен эш турында 11 мең тәкъдим урнаштырылган. Инженерлар, сатучылар һәм слесарьлар өчен вакансияләр саны өч позиция өчен бишәр мең тәшкил итә.

Рэнкингны әзерләгәндә hh.ru белгечләре 2021 ел дәвамында урнаштырылган миллионнан артык вакансияне анализлаган. Шул ук вакытта һөнәрләр исемнәрендә синонимнар исәпкә алынган.

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев