Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда икмәк, шикәр комы, бозау һәм кош ите, сарымсак һәм абрикос бәясе арткан

31 июльдән 6 августка кадәр Татарстан минималь кулланучылар кәрзине бәясе 1 проценттан да азракка кимегән. 31 июльдән 6 августка кадәр Татарстанда минималь кулланучылар кәрзине бәясе 0,93 процентка (яки 129 сум 58 тиенгә) кимегән, дип хәбәр итә Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге. Ведомство мәгълүматлары буенча узган атна...

31 июльдән 6 августка кадәр Татарстан минималь кулланучылар кәрзине бәясе 1 проценттан да азракка кимегән.


31 июльдән 6 августка кадәр Татарстанда минималь кулланучылар кәрзине бәясе 0,93 процентка (яки 129 сум 58 тиенгә) кимегән, дип хәбәр итә Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге.

Ведомство мәгълүматлары буенча узган атна дәвамында төп азык-төлек товарларына бәяләр арыш-бодай икмәгенә, груша, яшел суган, шикәр комы, бозау һәм кош итенә, бал, сарымсак, яшел суган, тозлы кәбестә һәм абрикоска арткан. Шул ук вакытта Татарстанда помидор, кыяр, бәрәңге, чөгендер, ташкабак, алма, виноград һәм борыч кебек сезон яшелчә һәм җиләк-җимешләре хаклары төшкән.

Шулай ук республикада кулланучылар бюджеты күрсәткечләре кимегән. Аларның бәясе 1 процент чамасы булган. Шулай итеп, Татарстанда минималь кулланучылар кәрзине бәясе 0,93 процентка (яки 129 сум 58 тиенгә) кимегән һәм 13 мең 861 сум 41 тиен тәшкил иткән. Республикада кулланучылар матди кереме нормативы 0,14 процентка кимегән яки 56 сум 28 тиенгә, 39 мең 719 сум 44 тиен тәшкил иткән.

(Гөлүзә Василова әзерләде).

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев