Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда кайбер чикләүләр өлешчә гамәлдән чыгарыла

Татарстанда республика Хөкүмәтенең Covid-19 таратуны булдырмау чаралары турындагы карарына кайбер үзгәрешләр хупланды.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Аның сүзләренчә, кайбер чикләүләр гамәлдән чыгарылачак, мисал өчен, мәдәни биналар һәм корылмалар урнашкан участокларда гражданнарның битлек һәм респиратор киюе мәҗбүри түгел. Моннан тыш, муниципальара пассажирлар һәм багаж ташу һәм гражданнарны Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсеннән алдан хәбәр итмичә шифаханәләргә урнаштыруны тыю турындагы пунктка үзгәрешләр кертелә.

Шулай ук төн уртасыннан иртәнге сәгать алтыга кадәр җәмәгать туклану оешмалары эшли башлаячак. Тик анда эшләүче барлык хезмәткәрләр дә Covid-19дан прививка ясаткан булырга тиеш. Вакцинацияләү рөхсәт ителмәү турында медицина күрсәтмәсе булган гражданнар искәрмә булып тора.

Оешмалар, шәхси эшмәкәрләргә мәҗбүри перчатка кию һәм даими тән температурасын үлчәү кебек чикләүләрне дә юкка чыгарачаклар.

«Ясалма» дезинфекцияләү чараларын куллану киң таралу сәбәпле, дезинфекциянең дезинфекция чараларын кулланып үткәрелүе тикшереләчәк», — дип өстәде Галимова.

Шул ук вакытта кайбер чикләүләрне гамәлдән чыгаруның төгәл сроклары әлегә билгеле түгел.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев