Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясе башланды

22 июльдән 22 октябрьгә кадәр Татарстанда «Китапка икенче тормыш бүләк ит» дигән игелеклелек акциясе башланды. Әгәр өегездә укылган, яхшы хәлдә сакланган китаплар бар икән, аларны мәктәп китапханәсенә тапшыра аласыз. Китапханә аларны бик теләп кабул итәчәк, һәм башка укучы да әлеге китаплардан файдалана алачак. Мәктәпләрне кирәкле китаплар белән тәэмин итүгә карамастан,...

22 июльдән 22 октябрьгә кадәр Татарстанда «Китапка икенче тормыш бүләк ит» дигән игелеклелек акциясе башланды.
Әгәр өегездә укылган, яхшы хәлдә сакланган китаплар бар икән, аларны мәктәп китапханәсенә тапшыра аласыз. Китапханә аларны бик теләп кабул итәчәк, һәм башка укучы да әлеге китаплардан файдалана алачак.
Мәктәпләрне кирәкле китаплар белән тәэмин итүгә карамастан, белем бирү учреждениеләре кайбер китапларга кытлык кичерә әле. Акциядә укучылар гына түгел, оешма- предприятиеләр дә, теләүче барлык кеше дә катнаша ала.
«Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясенә йомгак октябрь аенда мәктәп, муниципаль, республика дәрәҗәсендә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция