Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда өлкән кешеләр күчемсез милек буенча бушлай консультация алачак

Консультация республика буенча кайнар элемтә рәвешендә узачак.

Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары өлкән кешеләргә күчемсез милеккә хокук рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча бушлай консультацияләр үткәрәчәк. Сорауларны 7-8 октябрьдә Өлкәннәр декадасы уңаеннан кабул итәчәкләр.

ТР Росреестры матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, коронавируска каршы чикләү чаралары гамәлдә булу аркасында, консультация республика буенча кайнар элемтә рәвешендә узачак. Гражданнар ни өчен күчемсез милекне теркәргә кирәклеге турында, милекне мошенниклардан ничек сакларга, дача яки гараж амнистиясеннән ничек файдаланырга, җир кишәрлеге чикләре бозылса нишләргә икәнен белә алачак.

Казанда яшәүчеләр 10-12 сәгатьләрдә 255-25-71 номерына шалтырата ала. Башка шәһәр һәм районнар өчен кайнар элемтә телефоннары Росреестр сайтының «Обращения граждан» — «Горячие линии» бүлегендә күрсәтелгән.  

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев