Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда машина йөртүче хатын-кыз тубык сөякләрен сындырган

Һәлакәт Тукай районында Түгәрәк кыр бистәсендә килеп чыккан.

Татарстанда 45 яшьлек машина йөртүче хатын-кыз тубык сөякләрен сындырган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән бердәм 112 экстрен хезмәте номерына Тукай районында Түгәрәк кыр бистәсе янында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр алынган. Урынга 72нче янгын-сүндерү часте чыккан. Алар машиналарның аккумуляторларын сүндергән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, “Лада Приора” автомобилен йөртүче 45 яшьлек хатын-кыз 32 яшьлек ир-ат утырган “Тойота” кроссоверы белән кара-каршы бәрелешкән. Көчле бәрелүдән соң япон машинасы юл кырыена төшеп киткән.

45 яшьлек хатын-кыз автомобиль салонында кысылып калган. Коткаручылар аны чыгарып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. Җәрәхәтләр белән Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

“Тойота” кроссоверының 71 яшьлек пассажир хатын-кызы һәлакәттә шулай ук җитди зыян алган. Аны да БСМПга озатканнар.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев