Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда минималь хезмәт хакы 8252 сум булачак

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәте, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстанда эш бирүчеләрнең Координацион советы арасында минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында килешү бүген имзаланды. Мондый килешү инде 4 нче тапкыр имзалана. Беренчесе 2007 елда булган иде. 2015 елның октябрендә кул куелган килешүдә каралганча, бюджеттан тыш өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы кимендә...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәте, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстанда эш бирүчеләрнең Координацион советы арасында минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында килешү бүген имзаланды.


Мондый килешү инде 4 нче тапкыр имзалана. Беренчесе 2007 елда булган иде. 2015 елның октябрендә кул куелган килешүдә каралганча, бюджеттан тыш өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы кимендә 7309 сум иде. Ләкин 1 июльдән федераль үзәк хезмәт өчен минималь түләү күләмен (МРОТ) 7500 сум итеп билгеләде. Яңа килешүдә исә бюджеттан тыш өлкә өчен 8252 сум тәшкил итә - хезмәт яшендәге кешеләр өчен каралган яшәү минимумы (8686 сум) күләменең 95 проценты кадәр. Моннан тыш, минималь хезмәт хакын 2017-2018 елларда минималь кулланучылар бюджеты күләменә кадәр этаплап күтәрү планга кертелгән.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев