Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда мәктәп укучылары товарлары сыйфаты буенча кайнар элемтә эшли

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең балалар товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар элемтә 4 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Бу ведомство сайтына сылтама белән мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикалылар балалар киемнәре, аяк киемнәре, мәктәп формасы, уенчыклар, канцелярия товарлары, балалар азык-төлеге сыйфаты куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товарларга куелган норматив гигиена таләпләре буенча сораулар бирә алачак.

Шалтыратулар Кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар линиясенә (843) 221 90 16 телефоны буенча көн саен 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/31/170672/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев