Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда #МойТатарстан фотомарафоны старт алды

Социаль челтәрләрдә масштаблы марафон эшли башлады, аның максаты – социаль челтәрләр өчен кызыклы контент булдыру.

Марафонда Татарстанның төрле урыннарыннан фотографияләр һәм видеороликлар катнаша. Ул – #ПрекрасныйТатарстан (#ГүзәлТатарстан)  логик дәвамы. Соңгы блогерлар республиканың менә дигән урыннарын күрсәттеләр. Инде 1 меңнән артык катнашучы әлеге хештек белән 1 600 фотосурәт чыгарды.

Катнашу өчен, үз аккаунтыгызда «ВКонтакте» яки «Инстаграм»да  #ПрекрасныйТатарстан һәм #МойТатарстан хештегы белән үзегез төшергән фотосурәтне яки видеоны урнаштырырга кирәк.

Иң яхшылары шәп бүләкләр алачак.

Оештыручылар 25 бирем әзерләгән, ягъни атна саен 5 бирем булачак.

Катнашучылар өчен шулай ук фотографияләр һәм видеороликлар ясау күнекмәләрен камилләштерү буенча мастер-класслар, вебинарлар һәм онлайн-дәресләр дә үткәреләчәк.

. Җиңүчеләр 13 сентябрь көнне тантаналы чарада аталачак. Алар квадрокоптер, фотокамералар, акыллы колонкалар, экшн-камера һәм башка кыйммәтле бүләкләр алачак.

Марафонга 8 сентябрьгә кадәр кушылырга мөмкин.

Инстаграм: @tatarstantop

Телеграм: @tatarstantop

ВКонтакте: https://vk.com/tatarstantop

Элемтә өчен: +7(843)266-90-80

#МойТатарстан марафоны сайты: https://openschool.biz/tatarstantop2020/


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев