Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда санлы ТВ тоташтыру һәм көйләү

8(800)220-20-02 (Россиянең телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең тәүлек әйләнәсе эшләүче кайнар линиясе).

Консультантлар сезгә  санлы эфир телевидениесен кабул итү җиһазын ничек дөрес итеп сайларга, тоташтырырга һәм көйләргә кирәклеген аңлатыр.
Иске телевизорлар декодер-приставкасыз санлы каналларны кабул итми – аларны чыгарганда DVB–T2 форматы әле булмый. Заманча телевизорларга бернинди дә приставкалар кирәкми.
Декодер-приставканың бәясе 1000-2500 сум тирәсе. (Сатып йөрүче мошенниклардан алдана күрмәгез!) Санлы телевидение эфиры өчен абонент түләүләре юк!
Дециметрлы антенна кирәк булачак – ул гомумйортныкы да, аерым да була ала. Өлкә хакимиятләре һәм идарә компанияләре күп катлы йортларда антенналарны алыштырырга тиеш, ә менә шәһәр читендәге яки дачадагы өйләргә антенналарны үзлектән яңартырга туры киләчәк. 
Санлы телетапшыруларны көйләү бик җиңел һәм белгеч ярдәме таләп ителми. Телевизорда каналларны стандарт меню яки декодер-приставка аркылы эзләгез. Татарстанда санлы телевидениенең 20 бушлай каналы күрсәтәчәк: Первый канал, Россия-1, Россия-Культура, Россия-24, НТВ, Петербург-5канал, ТВЦ, Матч!, Карусель, ОТР, Рен-ТВ, СТС, Домашний, СПАС, ТВ3, Пятница, Звезда, Мир, ТНТ, Муз ТВ; ТВ аркылы тыңлау өчен 3 радиостанция – Радио России, Маяк, Вести FM.
Татарстанда аналоглы телевидениене кайсыбер өлкәләр 15 апрельдән, ә икенче өлеше – 3 июньнән тапшыруларны туктатачак.

yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев