Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда урыны белән яшенле яңгырлар көтелә

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда яшенле яңгырлар, республиканың көнчыгыш районнарында 13 июньдә 22 градуска кадәр җылылык көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә, 12 июньдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, көндез +15..+20 градус булыр дип фаразлый синоптиклар.

Казанда төнлә һәм көндез алмашынучан болытлы һава булачак. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явар дип фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан акрын тизлектә булачак. Һава температурасы төнлә +5..+7 градус, көндез +17..+19 градус булыр дип көтелә.

13 июньдә Татарстанда төнлә урыны белән, иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көндез урыны белән яшенле яңгыр булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, төнлә урыны белән секундына 15 метр, иртән һәм көндез 20 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус; көндез +14..+19 градус, көнчыгыш районнарда +22 градус булыр дип фаразлана.

Синоптиклар 14 июньдә Татарстанның күпчелек районнарында бераз яңгыр явар дип хәбәр итә. Төнлә урын белән яшен булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмин. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус; көндез +15..+20 градус булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/11/165758/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев