Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда ялган аракы эчеп, өч кеше үлгән

Фаҗига Алексеевск районының Лебяжье авылында булган.

Татарстанда катмый торган сыеклык - «незамерзайка» салынган  ялган спиртлы эчемлек эчеп өч кеше үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

«Кичә Лебяжье авылында бер йортта 44 яшьлек хатын-кыз һәм 43 яшьлек ир-ат мәетен тапканнар. Тагын 43 яшьлек ир-атны агуланган хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Ул шунда үлгән. Бу факт буенча «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китергән өчен маддәсе» буенча җинаять эше кузгатылган», – дип сөйләде Андрей Шептицкий.

Тикшерү агуланып үлгән кешеләр өчесе бергә составында спирт булган сыеклык эчкәннәр дип фаразлый. Бу сыеклыкны берсенең туганы сатып алган. Аны Питрәч районында бер складта ясаганнар, сыеклыкның составында катмый торган сыеклык - «незамерзайка» да булган дип фаразлана.

«Хәзер җитештерү һәм «незамерзайка»ны саклау урынында тикшерү бара. Ялган спиртлы эчемлек партиясе алынган. Аны әзерләүдә катнашы булган затлардан сорау алачаклар», – диде Андрей Шептицкий.

Чыганак: http://tatar-inform

Фото:http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев