Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда яшәүчеләр урманда очраган күңелсез хәлләр турында телефоннан хәбәр итә ала

Телефондагы “Берегите лес” кушымтасы буенча урман хуҗалыгының федераль диспетчер хезмәтенә шалтыратырга яки хәбәр җибәрергә була.

Шулай ук, нинди дә булса хәлгә юлыгучы яки хәләкәт урынында булучы үзенең координатларын да күрсәтә ала. Фоторәсемгә төшереп җибәрү мөмкинлеге бар. Әлеге кушымта аша урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, “Авиалесоохрана” яңалыкларын белергә була. Белешмә документлар да шул ук кушымтада ачык. Авиация ярдәмендә урманны саклау учреждениеләре, региональ диспетчерлык хезмәтләренең, башкарма комитеты органнарының урыннары күрсәтелгән карта да бар. Бу кушымтаны http://Google Play, App Stor , Windows Store. аша телефонга  күчереп була.

 

https://minleshoz.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев