Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстаннан 77 проект Мәдәни инициативалар президент фонды конкурсында җиңүче булды

Мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә 1500 гә якын проект ярдәм алачак.

 Мәдәни инициативалар Фонды беренче грант конкурсында җиңүчеләрне игълан итте.

Президентның Мәдәни инициативалар Фонды генераль директоры Роман Карманов аңлатканча, бәйсез бәяләүне уздырганда экспертлар проектларның эчтәлегенә, иҗади уй-фикерләренә генә түгел, ә бюджетларның детальләшүенә һәм нигезләнүенә, документ буларак заявка эчтәлегенә, проектның эшләнешенә дә игътибар иткән. Барлыгы 11 746 проект экспертиза узган.
Конкурентлы көрәш киеренке булды-грантны һәр 8 проект командасы алачак. Иң югары балл - 96.

Бу конкурста, Мәскәүдән кала,  Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Иркутск һәм Самара өлкәләре, Краснодар крае лидер булды. Проектлар 18 айга кадәр тормышка ашырылырга мөмкин, бу киләсе ел азагына кадәр барлык федераль округларда да иҗади проектлар барлыкка киләчәк, аларның күбесе төбәкләрдә яшәүчеләрне җәлеп итү үзәгенә әйләнәчәк дигән сүз.

Беренче тапкыр грантка, коммерцияле булмаган оешмалардан тыш, коммерцияле һәм муниципаль оешмалар, шулай ук шәхси эшмәкәрләр дә гаризалар җибәрә алды.

Чыганак: https://oprt.tatarstan.ru/index.htm/news/2015516.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев