Татарстаннан армиягә алынганнарны Президент полкына һәм Россия Миноборонасының фәнни роталарына хәрби хезмәткә озаттылар
Егермеләп Татарстан егете Мәскәү Кремелендә һәм Краснодар өлкәсенең “Эра” хәрби технополисында хезмәт итәчәк
Булачак солдатларны озатырга республиканың хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин килгән иде: “ Без егетләребезнең Президент полкында хезмәт итәчәге белән горурланабыз, мондый дәрәҗә бөтен кешегә дә эләкми, фәнни роталар исә, илебез гаскәрләрендә инде берничә елдан бирле бар, алар сафына да, Казанга махсус килеп, булачак солдатларның шәһси эшләре белән танышып, сайлап алалар,”- диде ул.
Президент полкына алынучыларга югары тәлапләр куела, буй- 180 сантиметрдан ким булмаска, физик яктан әзерлек нык булырга тиеш, шулай ук, полициягә китерүләр, татуировка, биттә-җөй булмаска, сөйләшү деффектсыз булырга тиеш, ә фәнни роталар өчен иң мөһиме- югары белемле булу, Краснодар өлкәсенә хезмәткә алынучылар, робот техникасы һәм заманча компазитлы бронематериаллар белән идарә итүне интеллектуальләштерү өстендә эшләячәкләр.
“Мин, сез армия сафларыннан, үзегезгә кирәкле тәҗрибә туплап,физик яктан ныгып, бик күп яңа дуслар табып кайтырсыз дип уйлыйм,”- диде республика хәрби комиссары Сергей Погодин.
Президент полкында, 2010 елдан алып- 300, ә фәнни роталарда 2015 -2020 еллар эчендә 60 татарстан егете хезмәт иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев