Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның 485 волонтеры бөтенроссия халык санын алу вакытында ярдәм итәчәк

Бөтенроссия халык санын алуны уздыру чорында Татарстан республикасының 45 муниципаль районы территориясендә 485 волонтерны җәлеп итү планлаштырыла

 аларның 311е республиканың 58 күп функцияле үзәкләрендә һәм 174е исәпкә алучыларның мобиль бригадалары эшендә ярдәм итү өчен җәлеп ителәчәк.

ТР иреклеләр үзәге мәгълүмати-ресурс үзәге җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин сүзләренә караганда, һәр муниципаль районда волонтерлар эшен оештыру өчен җаваплы кеше билгеләнгән, алар өчен укулар уздырылган: «Җаваплы белгечләр үз районнарында дәүләт статистикасының территориаль органы һәм күп функцияле үзәк вәкилләре белән коммуникацияләр алып бара инде».

Айрат Мөбарәкшин шулай ук яңа COVID-19 коронавирус йогышы таралуга бәйле яңа чикләүләр кертелү белән бәйле рәвештә, муниципаль районнарга волонтерларны җәлеп итү һәм шәхси саклану чараларын көчәйтү буенча тәкъдимнәр җибәрелде, дип билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев