Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның кайсы авыллары аша түләүле юл узачагы билгеле булды

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев федераль автомобиль юллары һәм федераль транспорт буенча территориаль планга кертеләчәк үзгәрешләрне раслады. Россия Хөкүмәте башлыгы карары нигезендә Мәскәү-Түбән Новгород-Казан тизйөрешле машина юлы узачак территорияләр билгеләнгән.

Түләүле трасса Кайбыч районының Иске Тәрбит, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Зур Подберезье, Ульянково, Зур Кайбыч, Мөрәле, Федоровский, Колангы, Кошман һәм Кече Мәме авыллары; Апас районының Югары Акхуҗа авылы; Югары Ослан районының Карагуҗа, Олы Мәме, Мәйдан, Ямбулат һәм Шылаңгы; Кама Тамагы районының Осинники һәм Тәмте; Лаеш районының Никольское, Нармонка, Хәерби, Сокуры һәм Егорьевское; Питрәч районының Шәле авылы аша узачак.

Мәскәү-Түбән Новгород-Казан автомобиль юлының Татарстандагы өлеше 133 чакрымны тәшкил итәчәк. Бу беренче техник категориядәге автомагистраль булачак. Юлның һәр ягында да икешәр хәрәкәт полосасы булачак. Хәрәкәт тизлеге сәгатенә 120 чакрымга исәпләнгән.
Мәскәүдән Казанга кадәр 729 чакрым озынлыктагы юлны “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры проекты кысаларында төзү планлаштырыла.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188076/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев