Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Татнефть” үз территорияләрен үстерү өчен 1,5 млрд. сумлык яңа грант программасын тәкъдим итте

Көньяк-көнчыгыш төбәкләре социаль үсешенә ярдәм итү буенча «Татнефть»нең Иҗтимагый советында компаниянең социаль инвестицияләрне тормышка ашыруга яңа алым-юлларын тәкъдим иттеләр.

 


Әлмәттә узган Иҗтимагый совет утырышында «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов, компаниянең топ-менеджерлары, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республиканың көньяк-көнчыгыш районнары җитәкчеләре җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Компания муниципалитетларга иҗтимагый әһәмиятле проектларга ярдәм итү өчен социаль инвестицияләрне бүлүнең яңа алымын – дүрт өстенлекле юнәлеш буенча грант программасын тәкъдим итте. Юнәлешләр: “Мәгариф”, “Сәламәтлек саклау”, “Территорияләр үсеше”, “Мәдәният”.

Районнар администрацияләре үз проектларын грант комитеты каравына тәкъдим итә алалар. Конкурсның гомуми бюджеты 1,5 млрд. сум тәшкил итә.

Гаризалар кабул итү 20 сентябрьдән башланды һәм 30 көн дәвам итәчәк. Проектларны сайлап алганда бәяләүнең төп критерийларының берсе – дәүләт яки хосусый финанслау булу.

 

Наил Маганов, «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры:

– Безнең кертемнәр – ул хәйрия генә түгел, ә социаль инвестицияләр дә. Иң мөһиме – соңгы нәтиҗә, проектлар нәтиҗәле булсын, безнең төбәкләрдә яшәүчеләр уртак эш нәтиҗәсен сизсеннәр. Шуңа күрә грантлар алучылар акчаларны бүлү нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә тиеш булачак, һәм без, беренче чиратта, финанслау булган проектларга ярдәм итәчәкбез.
Безнең компания үз территорияләре үсешенә ярдәм итә һәм бу шулай булачак та. Бүген игълан ителгән 1,5 миллиард грант инвестицияләре – бу безнең социаль инвестицияләрнең гомуми суммасы түгел, ә бары аерып куелган дүрт юнәлеш кенә. Якланган статьялар бюджеты һәм дәвам итүче программалар бюджеты да бар, без алардан баш тартмыйбыз.


Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы башлыгы:
-    Республиканың нәкъ менә көньяк-көнчыгышына нефть төбәге булу бәхете елмайды. Бездә нефть булу сәбәпле төбәк үсә һәм көннән-көн яхшыра баруын тоябыз. “Татнефть” нефть кенә чыгару белән шөгыльләнми. Компания территорияләрне үстерә, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр төзи. Экология турында кайгырта, урамнарны һәм ишегалларын төзекләндерә, мәдәният һәм сәнгатькә ярдәм итә. Мәгариф, сәламәтлек саклау, территорияләр үсеше, мәдәният – әлеге юнәлешләр һәрвакыт актуаль булып калачак. Нәкъ менә аларны Әлмәттәге Иҗтимагый советта беренче дәрәҗә буларак билгеләделәр. Бу өлкәләрдәге сорауларның хәл ителүен  бүген безнең шәһәр үрнәгендә күрәбез. Төзелеп килүче Боз сарае, медицина хезмәткәрләренә яңа фатирлар, сәнгать мәктәбе өчен бина – болар әле  социаль сәясәт кысаларында компания башкара торган зур эшләрнең бер өлеше генә.

“Татнефть” компаниясе матбугат хезмәте

Тулырак "Заман сулышы"нда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X