Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылыда "Ягез әле, егетләр" бәйгесе үтте (+ФОТОЛАР)

Түбән Чыршылы мәдәният йортында авылыбызның яшь буын сыйныф укучылары катнашында “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе узды.


Егетләребез 14 төрле сынау үттеләр: строй алымнарын күрсәтү, пресс, отжимание, хәрби бит чыгару, портянка бәйләү, сәдәф тагу, бәрәңге әрчү, бию һәм тагын берничә ярышта көч сынаштылар.

Тамашачыларыбыз егетләрнең һәрбер уңышына кул чабып, аларга дәрт өстәп тордылар.  Ә инде ярышлар арасында “Бәләкәч”төркеме башкаруында матур, күңелләрне тибрәтерлек моңлы җырлар бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде.

Тамаша залында утыручы әти-әниләр уллары өчен горурланып, куанып утырдылар. Бәйрәм беткәч тә залда егетләребезгә рәхмәт белдереп алкышладылар.

Бәйге нәтиҗәсендә "Динамит" командасы җиңде."Ялкын" командасы бер очкага гына икенче урынга калды.

Бәйрәмебез матур итеп үтсен иде дип тырышып ару-талуны белмичә, бөтен мөмкинлеген туплап, чын күңелдән тырышып, бәйрәмне күңелле, мавыктыргыч итеп алып баручы “Бәләкәч” төркеме җитәкчесе Талига Сәйфиевага  олы рәхмәтемне белдерәм.

Киләчәктә дә Түбән Чыршылы авылында бәйрәмнәр гөрләп үтеп торсын, авылыбыз сүнмәсен дигән теләктә калам.

Раилә Әхмәдиева

Фотолар: мәдәният йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев