Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылыдан язалар: балалар кар суына куана (ФОТОЛАР)

Яз айларын көтмәгән кеше юктыр авылда. Кемдер тәрәзә төпләрен помидор, кыяр үсентеләре белән тутыра, икенче берәү бәрәңге базларын ачып карый. Янәсе, су төшмиме, яки тычкан-мазар кереп зыян салмаганмы.

Олылар шул мәшәкатьләр белән йөргәндә, бала- чаганың да эшлисе бик мөһим
эшләре бар. Ул урамда кар суы буып уйнаудан гыйбарәт.Ашыгырга кирәк, чөнки кар суы агу көннәре - күп дигәндә бер атна.Тизрәк. Гадәттә, урамдагы бала-чага төркемнәргә бүленеп, берничә буа буалар. Берсе өстәрәк, калганнары астарак. 
Менә бервакыт өстәгеләрнең көлгән-кычкырган тавышлары ишетелә. Астагы буа буучыларга сигнал бу. Хәзер су ташкыны төшәчәк. Әзерләнергә кирәк, тизрәк. Юк шул,әзерләнеп бетеп булмады өстән төшкән карлы-бозлы су ташкыны син ясаган буаны ватып агызып китә. Ләкин зыян юк. Икенчесен тагын да ныгракясарга кирәк. 
 Бу көннәрдә урамда олылардан да шелтә эләгергә мөмкин буа буучы балаларга. Чөнки абайламыйча, үз уйларыңа чумып, сак кына атлап барган кешеләргә кинәт кенә су ташкыны очрарга мөмкин. Ә бу бер дә кызык түгел. Йә читкә китәргә өлгерәсең, йә юк.
Шулай уйный-уйный кич була. Менә суга чыланган, тирләп-кызарып беткән балалар, көлешә-көлешә, өйләренә кайтып китәләр. Иртәгә тагын чыгарга кирәк, җылы булса, эрегән кар суы тагын да күбрәк агачак. 
Яз айларын көтмәгән кеше юктыр авылда.Олылар да көтә,балалар да зуртүземсезлек белән көтә.

Ришат Әхмәдиев, Түбән Чыршылы, автор фотлары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев