Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Камада физкультура укытучысы балаларны пычак тоткан исеректән саклап калган

Укытучы балаларга качыгыз дип кычкырган, вахтердан "тревога" төймәсенә басуын сораган.

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). Түбән Кама мәктәбендә физкультура укытучысы балаларны шушы мәктәпне тәмамлаган пычак тоткан ир-аттан саклап калган, дип хәбәр итә НТР.

Узган чәршәмбедә әлеге мәктәпне тәмалаган 40 яшьлек ир-ат укытучылар белән очрашуга килгән. Ул исерек булган, вахтер аның китүен сораган. Ир-ат исә пычак чыгарган.

“Бу вакытта фойеда балалар күп иде, физкультура укытучысы да шунда иде,”- дип сөйләгән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Дәминова.

Физкультура укытучысы балаларга качыгыз дип кычкырган, ә вахтердан "тревога" төймәсенә басуын сораган. Ул чыгырыннан чыккан элеккеге укучыны мәктәптән берүзе алып чыккан һәм полиция килгәнче аны читтә тоткан.

Физкультура укытучысы укучылар өчен борчылуын әйткән. Нәтиҗәдә берәү дә зыян күрмәгән. Ир-атны хокук сагында торучылар тоткарлаган. 
 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/13/161960/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев