Түбәсез калдыра язган
Көчле җил аркасында Аксубайда бер мәктәпнең түбәсен каерылган.
3 май көнне 15.40 сәгатьтә 112 бердәм номерына Аксубайдагы 3 нче мәктәбенең түбәсенә зыян килү турында хәбәр килеп ирешә.
Бирегә килгән коткаручылар көчле җил чыгу нәтиҗәсендә, мәктәп бинасы түбәсенең 25 кв. м мәйдандагы өлеше каерылуын билгелиләр. Биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган.
Фото:https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев