Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Театраль Идел буе» фестивале өчен иң яхшы афишага конкурс игълан ителде

Яшь, талантлы, креатив дизайнерлар һәм рәссамнар арасында «Театраль Идел буе» округ фестивале өчен иң яхшы афиша һәм плакатка конкурс игълан ителде.

Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты оештыра.

Конкурста 6 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар, 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.
Конкурска рәсемнәр, компьютер технологияләрен, график программаларны кулланып башкарылган эшләр кабул ителә.
Конкурска гаризалар 2022 елның 25 гыйнварына кадәр theatres.fest@mail.ru электрон адресына кабул ителә («афишалар конкурсы» тамгасы белән). Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән Конктеатральноеприволжье.рф сайтында танышырга мөмкин.

 https://tatar-inform.tatar

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев