Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Техосмотр арзаная

Яңа елдан машинага техник тикшерү үткәрүнең яңа тәртибе гамәлгә керде. Хәзер аны узу җайлырак кына түгел, арзанрак та булыр дип көтелә. Законнардагы үзгәрешләр нигезендә, 2012 елның 1 гыйнварыннан транспорт чараларына техник тикшерүне Россия автоиминиятләштерүчеләр берлегендә аккредита-ция алган операторлар уздырырга тиеш. ДАИ хезмәткәрләреннән аермалы буларак, алар автомобиль хуҗаларыннан ЮХИДИгә штраф түләү...

Яңа елдан машинага техник тикшерү үткәрүнең яңа тәртибе гамәлгә керде. Хәзер аны узу җайлырак кына түгел, арзанрак та булыр дип көтелә.
Законнардагы үзгәрешләр нигезендә, 2012 елның 1 гыйнварыннан транспорт чараларына техник тикшерүне Россия автоиминиятләштерүчеләр берлегендә аккредита-ция алган операторлар уздырырга тиеш. ДАИ хезмәткәрләреннән аермалы буларак, алар автомобиль хуҗаларыннан ЮХИДИгә штраф түләү турында квитанция дә, медицина белешмәсе дә, ОСАГО полисын да сорамаячак. Киресенчә, хәзер полис алу өчен техник тикшерү үтеп, талонны иминиятләштерүчеләргә күрсәтергә кирәк.
Оператор белән уртак тел табып, техник тикшерү талонын сатып алу җае бармы соң? Моның белән ЮХИДИ хезмәткәрләре шөгыльләнгәндә, ришвәтчелекнең чәчәк атуы берәүгә дә сер түгел иде. Бу техосмотрны ЮХИДИдән тартып алуның бер сәбәбе булды да инде.
- Әгәр һәлакәттән соң техосмотрның кагыйдә бозып уздырылуы, һәм авариянең операторның карап җиткермәве аркасында килеп чыгуы ачыклана икән, аңа карата иң катгый санкцияләр кулланылачак, - дип кисәтә ТР буенча Россия иминиятләштерүчеләр берлеге рәисе Рөстәм Сабиров. - Операторга каршы зыянны каплату турында дәгъва биреп, аны аккредитациясеннән мәхрүм итә алалар.
Быелның 1 гыйнварына Татарстанда техосмотрның нибары бер рәсми аккре-дитацияле операторы эшләгән - "Таттехконтроль" ААҖ. Ул моның белән 2007 елдан бирле шөгыльләнә, аның кирәкле җиһазлары, өйрәтелгән филиалы һәм бөтен республика буенча филиаллары бар. Хәтта якын арада базарда яңа операторлар пәйда булмаса да, бу оешманың куәтләре хезмәткә булган ихтыяҗны канәгатьләндерергә җитә. Ә инде "техосмотр базарьГнда көндәшлек үскәч, аны узу бәясе шактый төшәчәк.
Хәер, ТР буенча ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнехановның сүзләренә караганда, ул хәзер ук 400 сумга калган: 350 - тикшерү, 50 сум талон өчен. Моңарчы техосмотр машина хуҗасына, аерым алганда, пошлиналар аркасында, 650-800 сумга төшә иде.
Сүз уңаенда, республикага яңа үрнәктәге талоннар әле кайтарылмаган, шул сәбәпле операторлар яшелләре урынына элеккечә зәңгәр квитанцияләр бирәчәк.
Яңа кагыйдәләр буенча техосмотрны никадәр еш узарга кирәк соң? Җиңел машиналар өчен "ташламалар" бар. Хәзер аларның хуҗаларына тикшерүне өч ел дәвамында узу зарур. Әмма бу чор кешенең машинаны автосалоннан алып чыккан вакытыннан башлап түгел, ә бәлки автомобиль чыккан елдан алып исәпләнә. 7 елга кадәрге җиңел машиналар техосмотрны - һәр ике ел саен, искерәкләре ел саен узарга тиеш. Тик бу кагыйдәләр таксомотор транспортына һәм йөртергә өйрәтү машиналарына карамый.
Асылда, ЮХИДИ хезмәткәрләренең хәзер машина йөртүчедән техосмотр талонын сорау хокукы юк. ОСАГО полисы бар икән, талон да бар, дип күздә тотыла. Шул ук вакытта закон ДАИ хезмәткәрләренә "юл хәрәкәтен күзәткән вакытта, транспорт чарасының техник торышын контрольдә тоту" хокукын бирә. Шул сәбәпле, аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен, Рифкать Миңнеханов ике документны да үзен белән алып йөрергә киңәш итә. Полисы булмаган кешегә 800 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк, машинаны штраф стоянкадан да алырга кирәк булачак.
Яңа елдан
• светофорның кызыл утына яки регулировщикның тыю ишарәсенә узган өчөн штраф 700дән 1000 сумга чаклы күтәреледе;
• ОСАГО полисы булмау 800 сумлык штрафны күздә тота;
• стоп-линия каршында тукталмаган өчен дә 800 сум түләргә кирәк булачак;
• Шофер чатны узган вакытта өстенлеге булган транспорт чарасына юл бирмәсә дә, шундый ук күләмдә акчаңны чыгарып салырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев