Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тикшерү комитеты Татарстанда парашютчылар һәлак булган урыннан фотолар бастырган

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Татарстанда Минзәлә районында парашютчылар һәлак булган урын фотолары дөнья күрде. Аларны Россия Тикшерү комитеты бастырган.

Алдан “Татар-информ” Минзәлә аэроклубының ике парашютчысы һәлак булуын, аларның тәҗрибәле спортчылар булганын хәбәр иткән иде.

Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, җиде спортсмен дүрт йөз метр биеклектән мең дә алты йөз метрга кадәр “ирекле төшү” алымын кулланганлыгын ачыклаган. Күнегүне үтәгәч, алар парашютларын ача башлаган. Бу вакытта инде бер спортчы икенчесенең ачылган парашютына килеп кергән. Бәрелешү нәтиҗәсендә, икесе дә аңнарын югалтып, запас парашютта төшкән.

Беренче парашютчы “Ашыгыч ярдәм” машинасында үлгән, икенчесенең гомере хастаханәдә реанимация бүлегендә өзелгән.

Алдан “Татар-информ”га Минзәлә аэроклубы спортсменнарның берсенә - 34 яшь, икенчесенә 48 яшь булуын хәбәр иткән иде. Аларның һәркайсы моңарчы 600әр тапкыр парашют белән сикергән булган.

Татарстан прокуратуратурасы тикшерү башлаган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерү төркеме урында эшли.

Тикшерүчеләр Татарстан үзәк аэроклубының Минзәлә филиалы җитәкчелегеннән сорау алачак.

Җинаять эше кузгатылырмы-юкмы икәнлеген тикшерү барышы күрсәтәчәк.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/20/164335/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X