Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимәш авыл җирлегендә өч федераль программа буенча эшләр башкарыла

Тиздән тимәшлеләр авылда барган үзгәрешләрне күреп сөенер, авылның төзек булуы өчен тагын бер тапкыр шатланып куяр. Быел Тимәш авыл җирлеге өч федераль программада катнаша.

 

 Тырышкан табар, дигәндәй, программаларда катнашсаң, җирлек өчен нәрсә дә булса эшләргә мөмкин әле. Авылдагы эшләр белән безне авыл җирлеге башлыгы Рафаиль Сираев таныштырды.


Тимәштәге өч федераль программаның берсе – авылда тротуар төзелеше. Авыл халкы җыеннарда да тротуар төзү мәсьәләсен гел күтәрде. Үзәк урамда бигрәк тә куркыныч иде.  Әлеге урамда тротуар салынды. Хәзер Киров һәм Утыз Имәни урамнарында ясалачак. Киров урамында мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан. Шунлыктан мәктәп территориясеннән үк тротуар төзелеше башланып, балалар бакчасына кадәрге ара белән тоташтырылачак.
Эшләр тыгыз режимда бара. Чөнки федераль программа булгач, таләпләр катгый, куелган срокта авыл җирлеге программа буенча хисап тотарга тиеш була.

Тротуар төзелешен алып баручы предприятие мастеры эш тәртибен әйтеп узды. Юл кырыена бордюр ташы куела, аннан бетонлыйлар. Аннан вак таш белән ком түшәлә, бу нигезе булып тора. Шуннан соң ике кат асфальт җәяләр.
Киров урамыннан узып баручы Әминә Сәлимгәрәеваны туктатып, фикерен дә сораштык. “Авылда эшләр эшләнеп тора. Әйе, менә бу урамга тротуар җәяләр. Әйбәт булачак, юл кырыеннан барырга куркыныч бит, машиналар да күп йөреп тора”, - ди Әминә әби.

Тимәштә элеккеге хоккей мәйданчыгы авылның ямьсез күренеше дип тә әйтсәң ярыйдыр. Ул биредә ташландык хәлдә. Берничә ел  элек яңа, заманча һәм бик уңайлы хоккей корты төзеп куйгач, искесе шундый хәлгә килде. Тик тиздән бу урынга “җан өреләчәк” – балалар өчен спорт мәйданчыгы була. Монысы да – федераль программа “җимеше”. Рафаиль Сираев сүзләренә караганда, мәйданчык шәһәрнекеннән ким булмаячак. Мәйданчыкта спорт тренажерлары куелачак, шулай ук ял итәр өчен эскәмияләр дә булачак, әни белән яшь балаларның да килүен күздә тотып, тиешле шартларда эшләнәчәк. Яктырту буенча да эшләр каралган.


Авыл җирлекләре өчен янгын гидрантлары урнаштыру шулай ук мөһим мәсьәлә булып тора. Тимәш авылында әлеге сорау программа ярдәмендә хәл ителәчәк.
-    Шәхси секторда яшәүчеләр сусызлыктан интегә. Проектны башкарып чыксак, Утыз Имәни урамында ун данә гидрант урнаштырылачак, - ди Рафаиль Мөдәрисович.

 

 Быел федераль программада безнең район авыл җирлекләреннән дүрт авыл катнаша: Тимәш, Шөгер, Ивановка, Яңа Чыршылы.

Тулырак "Заман сулышы" газетында укырсыз.

Розалия Мостафина. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев