Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимәш кызы Ләйсән Билалова клипта төшкән

Тимәш кызы Ләйсән Билалова бүгенге көндә  Казан сәнгать һәм мәдәният институның  дүртенче курсында белем ала. Ул  актерлыкка укый. 

Аның клипта икенче тапкыр төшүе. Беренчесендә, икенче курста укыганда,  Альберт Әхмәтҗанов белән  “Мәхәббәтем минем” җыры клибында төшкәннәр. Анда ул лирик героиняны уйнаган. Чираттагысы - “Сине уйлап” җырында. Җәйнең соңгы көннәрендә Казандагы бер паркта төшерелгән  күренешкә дә, оста уйнаган булачак актерларга да  сокланып туймаслык. Ләйсән клипта туңдырма сатучы гашыйк кыз ролен башкара.
-    Көтмәгәндә, август аенда булды бу хәл.  Татар радиосы ди-джие Назлыгөл Сөнгатова шалтыратып, дус кызларым белән бергә клипта төшәргә тәкъдим итте. Әлбәттә,  без шатланышып  ризалаштык. Клиптагы кызларның өчесе дә Альбина исемле, - дип сөйләп китте студент кыз.
Махсус шулай эшләсәң дә килеп чыкмас иде, мөгаен. “Сине уйлап”ны җырлаган яшь җырчы-   Альбина Абрамова  шул ук институтта вокал факультетында   укый.  Клиптагы бердәнбер егет -  Илдар Шәрипов та булачак  җырчы. Клипта  егет кармагына эләккән  Альбина Ногманова -   Яр Чаллыдан икән. Алар  Ләйсән белән бер группада  укыйлар. Ә Альбина Сираева Ульяновск шәһәреннән. Ул да  шулай ук  актерлыкка белем ала.
-    Мондый проектларда катнашу бик кызыклы, файдалы. Берникадәр тәҗрибә дә туплыйсың, абруең да арта. Аннан әти-әниләр, туганнар да безне телевизордан күреп сөенделәр. Социаль челтәрләрдә дә шәп булган, дип мактап  язучылар күп  булды, - ди якташыбыз. 
Афәрин, Ләйсән.  Алга да таба шатлык, уңышлар юлдаш булсын сиңа.

Зилә Мөдәррисова

фото: Ләйсәннең шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев