Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимәштә балалар бакчасы төзелеше бара

Әлеге авылда элек-электән балалар бакчасы икәү иде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар күп булганга, аларны ике бакча гына сыйдырып бетерә алмый башлаган. Шуңа бик начар хәлдәге 35 балага исәпләнгәнен сүтеп, аның урынына яңасын торгыза башлыйлар, монда йөрүче балалар вакытлыча башкасына күчерелгән. Мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, яңа бакча 120 балага исәпләнгән, ике катлы...

Әлеге авылда элек-электән балалар бакчасы икәү иде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар күп булганга, аларны ике бакча гына сыйдырып бетерә алмый башлаган. Шуңа бик начар хәлдәге 35 балага исәпләнгәнен сүтеп, аның урынына яңасын торгыза башлыйлар, монда йөрүче балалар вакытлыча башкасына күчерелгән.
Мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, яңа бакча 120 балага исәпләнгән, ике катлы булачак, аның стеналары әзер инде, бүген түбәсен ябу һәм эчке эшләре башкарыла. Әлеге бакча федераль программа нигезендә төзелә, 76 миллионга төшәчәк. Көзгә өлгертә алу-алмауларын төгәл әйтә алмадылар, тик ни генә булса да, нәни тимәшлеләр яңа бакча - "Карлыгач" бусагасын быел атлап керер, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча