Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәмәке ерагая

Тәмәке тартуга каршы көрәшнең яңа ысулын уйлап тапканнар. Илнең сәламәтлек саклау минис­тры Вероника Скворцова тәмәке кабы тышындагы тамгаларны һәм рәсемнәрне алырга киңәш иткән. Күзне кызыктырып тормасыннар! “Әле күптән түгел генә Россия тәмәкене иң күп тартучы илләр исемлегендә иде. Тәмәкегә каршы законнар кабул ителү нәтиҗә­сен­дә, россиялеләр арасында тәмәкечеләр саны 20 процентка кимеде”, – дигән министр.

Билгеле булганча, 2014 елда Россиядә әлеге юнәлештә чаралар күрелә башлады, шул исәптән тә­мәкегә каршы кануннар кырысланды. Былтыр исә ил­нең Сәламәтлек саклау министрлыгы 2022 елга кадәр исәпләнгән документ кабул итте. Аның нигезендә рос­сиялеләр арасында тә­мәке тарту күрсәткечен 25 процентка кадәр киметү күздә тотыла.
 
 Бу өлкәгә бәйле чираттагы яңалык якын арада ук гамәлгә кермәгәе. “Тәмәке кабы тышындагы тамгаларны һәм рәсемнәрне алып, җитештерүчесе төрле булуга карамастан, аның маркасын бертөрле язу тәкъдиме бар. Күп кенә чит илләрдә мондый тәҗрибә кулланыла инде. Аның нә­тиҗәлелеге дә расланган”, – дигән Вероника Скворцова. Министр әйтүенчә, дөнья күләмендә барлык үлем очракларының биштән бере тәмәке тартуга бәйле.
 
Моңа кадәр тәмәке сатып алу яшен 18дән 21гә кадәр күтәрергә тәкъдим иттеләр. “Кешегә бөтен хокуклар да балигъ булу яшен­нән үк бирелми бит. Мә­сәлән, коралны 21 яшьтән генә сатып алырга рөхсәт ителә”, – дип аңлаткан яңа­лыкны уйлап табучылар. Яшь чакта тәмәке тартмаган кеше олыгайгач бу начар гадәткә өйрәнми, дип тә өстәгәннәр. Тәмәке сату урыннарын кечкенә кибет­ләрдән зур сәүдә үзәкләренә күчерү мәсьәләсендә фикер алыша башлаганнар инде.


Чыганак:vatantat.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X