Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәмәкегә каршы көрәш ( фотолар)

31 май халыкара тәмәке тартуга каршы көрәш көне буларак үткәрелә ( World No Tobacco Day ).

Шул уңайдан «Исток – Башлангыч» хезмәткәре  Гөлнара Пряничникова  һәм балалар поликлиникасы психологы Екатерина Галеева  волонтерлар белән берлектә  “Җиңел сула, яшә иркен” дигән чара уздырды. Әлеге чараның төп максаты - балигъ булмаган балаларга  тәмәке тәпчегенең сәламәткә никадәр зыянлы булуын искәртү, аларда тәмәкегә карата тискәре мөнәсәбәт уяту.  Балаларның волонтерлар белән берлектә ясаган  “31 май – тәмәке тартудан баш тарту көне. Мәңгегә.” рәсемнәре дә  бик урынлы булды.    Чара азагында  балалар уен салонына кунакка барды. Анда алар  батутта сикерде,  вертуаль һәм  өстәл уеннарында (футбол һәм хоккей) буенча да  ярыштылар.

ФОТОлар: “Исток-Башлангыч” үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев