Тоткарланган кассир балалары белән нәрсә булып бетәчәк?
Башкортстанның балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Милана Скоробогатова Казанда тоткарланган Башкортстан кассирының балалары белән нәрсә булачагын сөйләде.
«Белгәнебезчә, балалар Уфага кайтарылган яки Уфага кайтып җитеп киләләр инде. Салават шәһәренең опека органнары озатуында бабалары кызларны Башкортстан башкаласында көтә инде. Бүген балалар аңа тапшырылачак дип уйлыйм, чөнки моның өчен барлык нигезләр дә бар — вакытлыча опека рәсмиләштерелде», – дип хәбәр итә агентлык. Аның сүзләренчә, гаиләгә беркетелгән табиблар һәм психологлар балаларны көтә инде. Салават шәһәре хакимияте кызларның җәйге ялны тәэмин итәргә әзер. Скоробогатова сүзләренчә, бүгенге көндә аларның төп бурычы - сәламәт балалар мохите булдыру.
Фото:https://pixabay.com
https://matbugat.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев