Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ТӨЙМӘ ЮРАМЫШЛАРЫ

Без үскәндә өстә килеш төймә таксаң- бәхетеңне ( акылыңны) тегәсең, диләр иде. Инде тегәргә туры килгәндә , теккәндә кеше сөйләшми торырга тиеш дип искәртәләр иде. Мондый вакытта тегүче “Шайтанның бәхетен тегәм”, -дип әйткәне дә нык истә калган. Энәне бер атлаткан саен, акылы җиңеләйгән яисә үлем түшәгендә яткан берәр картның исем әйтеп: “Фәләннең акылым тегәм”, - дип әйтергә кирәк икәнен дә күпләрнең ишеткәне булгандыр. Күптән түгел бер иске календарьдә төймә юрамышларына тап булдым. Бик кызыклы булып тоелды. Сез дә укып карагыз әле.

 

Сабый  бала төймәңнән тотса- изге эшләр көтелә.

Сизмәгәндә төймәләрең сүтелеп китсә- яңа кием киюгә.

Төймә сынса,ватылса, кителсә- күңелсезлек килә.

Кулдагы төймәләр чәчелсә- ачуланышуга.

Ак төймәне кара җеп яки кара төймәне ак җеп белән тексәң- тормышың, эшләрең кирегә китәр.

Киемнең өске төймәсе төшсә-  ызгыш-талашка.

Киемнең аскы төймәсе төшсә- юл көтелә.

Киемнең урта төймәсе төшсә- изге эшкә( куанычка).

Юлда барганда кара төймә тапсаң- юл уңмый.

Юлда ак төймә тапсаң- юл уңа.

Юлда кызыл төймә тапсаң- гашыйк буласың.

Юлда китек төймә тапсаң- ниятең барып чыкмый.

Күлмәкнең ак төймәсе төшсә- тешкә, тешләүгә ( ак төймә-ак теш), ягъни гайбәткә, чәнечкеле сүзгә.

Автор: Зилә Мөдәррисова

Фото:http://pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев