Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Төркиядә ял итү арзаная

Иртәгедән Төркиягә беренче пассажир чартерлары оча башлаячак. Һава транспорты федераль агентлыгы Россия авиакомпанияләренең Төркиягә беренче чартер пассажир рейсларына заявкаларын килештерде. Пассажир чартерлары 3 сентябрьдән генә гамәлгә керә дисәк тә, туристлык агентлыклары хезмткәрләре Төркиянең туристлардан өзелгәне булмады да, диләр. Coral Travel агентлыгында оператор аңлатуынча, Төркиягә юлламаларны хәзер дә сатып алырга була....

Иртәгедән Төркиягә беренче пассажир чартерлары оча башлаячак.


Һава транспорты федераль агентлыгы Россия авиакомпанияләренең Төркиягә беренче чартер пассажир рейсларына заявкаларын килештерде.

Пассажир чартерлары 3 сентябрьдән генә гамәлгә керә дисәк тә, туристлык агентлыклары хезмткәрләре Төркиянең туристлардан өзелгәне булмады да, диләр. Coral Travel агентлыгында оператор аңлатуынча, Төркиягә юлламаларны хәзер дә сатып алырга була.

- Төркиягә карата тискәре фикерләр ишетелми, анда тыныч, барып кайткан кешеләр ялларын бары уңай яктан гына тасвирлыйлар. Бәяләргә килгәндә, чартер рейслары арзанрак исәпләнә. Әйтик Анталиядәге 3 "йолдыз"лы кунакхнадә 6-8 көн ял итү бер кешегә 35 мең сумнан башлана. Монда ашау, яшәү, иминиятләштерү суммасы да кертелгән. Юлламаны алдан сатып алмасаң да була. Бүген, мәсәлән, 6 сентябрьгә юлламалар сатуда бар. Билетлар җитәрлек, - диде туристлык агентлыгы операторы.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев