Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (11-17 июнь)

Агымдагы атнага йолдызнамә белән танышыгыз.

КУЧКАР (21.03-20.04)лар әлеге атнаны сәяхәттә йөреп үткәрер. Үз машиналары булганнарга сәяхәт тагын да мавыктыргычрак кызыклырак булыр дип фаразлана. Үзегез белән туганнарыгызны да ала аласыз. Мөмкинлекләре булмаганнарга шәһәр читенә пикникка яисә балыкка чыгарга киңәш ителә. Өйне төзекләндерү өчен яхшы вакыт.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның энергиясе көче ташып торыр. Шуңа күрә бер эштән дә куркып калмассыз. Физик эш атна буена җитәрлек позитив энергия белән тәэмин итәр. Тренажерда шөгыльләнү дә нәтиҗәсен бирми калмас. Артык килограммнан котылу, матур һәм сыгылмалы булудан тыш иммунитетны да ныгытырсыз. 


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә бу атнада үзләре өстендә шактый эш алып барырга туры килмәгәе. Этикет дигән төшенчә сезгә гомумән дә таныш түгел булса кирәк. Дуслар белән күңел ачып йөргәнче бергәләп спорт залына барып, мускулларны эшләтсәгез яхшырак булыр иде. Атнаның икенче яртысы шопинг ясау, үзегезне тәртипкә китерү өчен уңышлы. 


КЫСЛА (22.06-22.07)ларны детектив һәм эзотерик әдәбият кызыксындыра бугай. Һәтта тормышта да серле һәм могҗизалы вакыйгаларга әһәмият бирми калмыйсыз. Бәлки фәнни-иҗади эзләнү өлкәсендә эшләп караргадыр. Атнаның икенче яртысында матурлык салоны һәм фитнеска бару комачау итмәс. Тиздән кызыну сезоны ачыла.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга сәламәтлекне ныгыту өчен чыршы-нарат арасында урнашкан шифаханәгә яисә диңгез буена барырга киңәш итә йолдызлар. Рухи яктан ныгыр өчен медитация, релакс һәм йога уңышлы булыр. Социаль челтәрдә фикердәш дуслар таба алырсыз. Уртак кызыксынулар нәтиҗәсез булмас. Хәтта күңелегезгә якын шөгыль дә табып куярсыз.  


КЫЗ (23.08-22.09)ларга максатка ирешү өчен бераз үҗәтлек җитеп бетми бугай. Әрсезнеке замана дигәндәй, бераз кыюрак булыгыз. Һәрвакыт юл куярга, компромисска ашыкмагыз. Үз фикерегездә нык торырга өйрәнегез. Хәтта ялгышкан очракта да. Атнаның икенче яртысы көтелмәгән сюрпризларга, бүләкләргә, премияләргәбай булыр. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләрнең интим мөнәсәбәтләре уңай якка үзгәрердип көтелә. Моннан тыш сөйгәнегез сезне диңгезгә яисә чит илгә юллама белән куандырыр. Күптәнге хыялыгызның тормышка ашуы мөмкин. Атнаның икенче яртысы карьера өчен уңышлы. Үзегезнең матурлыкка күбрәк игътибар итәргә тырышыгыз.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарга бу атнада өйдә тәртип урнаштыру, ел буена тупланган кирәкмәгән әйберләрдән, иске-москылардан котылу киңәш ителә. Яңа көнкүреш техникасы сатып алу өчен яхшы вакыт. Көн тәртибен яңадан төзү һәм начар гадәтләрдән арынып, сәламәт яшәү рәвеше алып бара башларга кирәк. 


УКЧЫ (23.11-21.12)ларның шәхси тормышы күзгә күренеп яхшырыр. Күз тидерә күрмәгез. Бергәләп күңел ачу чараларына, кафе, концерт, кино, театр һәм күргәзмәләргә йөрү мөнәсәбәтләрне ныгытыр. Атна ахырында кредит алу яисә мирас белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү күпкә отышлырак булыр. 


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр үзләрен бик яхшы хис итә. Шуңамы нинди генә эшкә алынса да җиңел генә башкарып чыга. Эштә югары үрләр яулау, өйдә косметик ремонт яки йорт тирәсен төзекләндерү дисеңме. Барысын да бик тиз һәм җиңел, шул ук вакытта сыйфатлы һәм зәвык белән эшләп чыгарсыз. Атна ахырында туйга яисә юбилейга чакырулары мөмкин.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларны иҗади уңыш көтә. Эшегез никадәр күп булса да, иҗат өчен вакыт табарга тырышыгыз. Әлегә уңыш сезнең кулда. Фитнес клубка абонемент алып, фигурагызны тәртипкә китерегез. Югыйсә ял итәргә баргач, оятка калуыгыз бар. Профилактик чаралар һәм диета өчен әлеге атна бик уңышлы булачак дип фаразлана. 


БАЛЫК (19.02-20.03)лар бу атнада йорт тирәсен төзекләндерү, матурлау һәм яшелләндерү белән шөгыльләнер. Моның өчен кул көче куярга кирәкми. Махсус җиһазлар һәм техника ярдәмгә килер. Шулай ук кер юу машинасы, тузан суырткыч һәм ашханә көнкүреш техникасы сатып алу файдалы булыр. Балаларыгыз сезне талантлары белән шатландырыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев