Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тулган Айның кешегә тәэсире көчле

«Яңа Ай тугач, иске Айны нәрсә эшләтәләр?» дип сорагач, Хуҗа Насретдин: «Ваклап, йолдыз ясыйлар», дип җавап биргән.

Ай турында сүз чыкса, нишләптер, Хуҗаның гел шушы тапкыр җавабы искә төшә. Бу, әлбәттә, мәзәк. Ә тулган Ай - шактый җитди мәсьәлә.

Ай 29 яисә 30 ай тәүлегеннән тора, алар 4 фазага бүленә. Беренче 2 фаза – үсә баручы, ә соңгы ике фаза – кими баручы Ай фазалары. Айның һәр фазасы якынча 7-7,5 тәүлектән тора һәм 3 чорга бүленә. Бу чорларда теге яки бу әгъзалар аеруча актив, яки, киресенчә, бик пассив була.
Ай фазалары су арту яисә су кимүне билгели. Кешенең гравитация кыры да Ай фазаларына бәйле: кеше җиңеләя (1нче, 3нче фазалар), яки авырая (2нче, 4нче фазалар). Кеше гәүдәсенең энергетик тышчасы да, организмның активлыгы һәм ныклыгы да Ай фазасы белән бәйле.

Ай фазалары алмашыну – башка ритмнарга күчү чоры. Ул көннәрне «критик көннәр» дип атап йөртәләр. Кеше организмы бу чорда авыруга тиз бирешә, иммунитеты кими, энергетик бәйләнешләре йомшара.

Тулган Ай кеше организмына эмоциональ һәм психик яктан зур йогынты ясый. Кешенең эмоцияләре киеренке, игътибары начар, ул артык үз-үзенә ышанучан һәм ялгыш адым ясарга әзер. Андый көннәрдә агачлардагы дым өскә омтыла, кешеләрдәге кан да башка юнәлә. Мондый көннәрдә операция ясатырга ярамый, чөнки канны туктату кыенлаша, кан ою акрыная. Ихтыяр көчен туплап, тойгыларга хуҗа булырга, начар юлдан, кара гамәлләрдән сакланырга кирәк.

Ай тулган көннәрдә яңа идеяләр тууы да, алар сезне төрле конфликтларга китерергә дә мөмкин. Мондый чакта үзеңне тынычландыра белү бик мөһим. Тыныч кына тирә-якны, бүлмәне, җиһазларны күзәтегез, тәрәзәдән күккә, болытларга карагыз. Танау аша акрын гына тын алыгыз да суламый торыгыз һәм тынны борын аша чыгарыгыз, дип яза Кызыл таң.

 

 

Фото: pixabay.com/ru

http://baltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев