Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Укучы кызлар инвалидка җенси хезмәт күрсәткән

Инвалид ир-атка карата җинаять эше ачылган. Чаллыда яшәүче, имин булмаган гаиләдә тәрбияләнүче 14 яшьлек ике кызның очраклы рәвештә ялгыз ир-ат белән танышуларының ахыры әнә шулай тәмамланган. Ачыкланганча, ул кызларны үз машинасында шәһәр буенча йөрткән, шәрә килеш фотога төшергән, ә соңрак шантажга күчкән: әгәр дә кызлар җенси мөнәсәбәтләргә ризалашмаса, фотоларны интернет...

Инвалид ир-атка карата җинаять эше ачылган.
Чаллыда яшәүче, имин булмаган гаиләдә тәрбияләнүче 14 яшьлек ике кызның очраклы рәвештә ялгыз ир-ат белән танышуларының ахыры әнә шулай тәмамланган. Ачыкланганча, ул кызларны үз машинасында шәһәр буенча йөрткән, шәрә килеш фотога төшергән, ә соңрак шантажга күчкән: әгәр дә кызлар җенси мөнәсәбәтләргә ризалашмаса, фотоларны интернет челтәренә урнаштырачак яки журналда бастырачак. Куркуга калган кызлар аның теләкләрен 500 әр сумга башкарган.
Әлеге хәлгә ике арада килеп чыккан конфликт нокта куйган. Ир-ат кызларның берсенә үзенең айфонын биреп тора, бераз вакыттан соң кайтарып бирүен сорагач, кыз аны ваннада суга батыруын әйтә. Ирнең ачуы чыга һәм ул аны акчалата түләвен таләп итә. Шулвакыт кыз барысын да әнисенә сөйләргә карар кыла. Ана полициягә гариза яза.
Хәзерге вакытта ир-ат барысын да кире кага. Аларның өчесенә дә озакламый суд психологик-психиатрия экспертизасы үткәреләчәк.
http://www.almet-rt.ru/tt/hbrl/item/12188-500-sumga-ukuchyi-kyizlar-invalidka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: девушки инвалид

2
X