Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Укучылар эшен галим бәяләде

Без, Керкәле мәктәбе укытучылары, укучыларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасына, мәгърифәтче Каюм Насыйри, якташыбыз Ризаэддин Фәхреддин мирасына таянабыз. Республиканың күренекле галимнәре белән даими элемтәдә булып, төрле очрашу, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрәбез. Керкәле мәктәбе галим Р.Фәхреддин мирасын өйрәнеп, аны башкаларга җиткерүдә дәвамлы эшләп, Татарстан күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылары белән дә танылды....

Без, Керкәле мәктәбе укытучылары, укучыларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасына, мәгърифәтче Каюм Насыйри, якташыбыз Ризаэддин Фәхреддин мирасына таянабыз. Республиканың күренекле галимнәре белән даими элемтәдә булып, төрле очрашу, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрәбез.


Керкәле мәктәбе галим Р.Фәхреддин мирасын өйрәнеп, аны башкаларга җиткерүдә дәвамлы эшләп, Татарстан күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылары белән дә танылды. Р.Фәхреддинның 150 еллыгы уңаеннан үткәрелгән республика бәйгесендә җиңүче Н.Нигъмәтуллина, ТРның дәүләт радиосының "Балкыш" тапшыруында 38 укучыбызның турыдан-туры эфирда ясаган чыгышлары,ел саен үткәрелә торган республикакүләм Р.Фәхреддин укуларында укытучылар гына түгел, укучыларның да актив катнашуы - шул хакта сөйли. Үзләренең эшчәнлекләре хакында укучылар галимнәр алдында да хисап тота.
27 ноябрьдә Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Кол Гали исемендәге Халыкара фәнни бүләк иясе, Каюм Насыйри исемендәге республика бүләге, Татарстан Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге әдәби бүләге, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика фән һәм мәгариф бүләге иясе, Халыкара Мәгълүматлаштыру академиясе академигы, Санкт-Петербургтагы Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясе академигы, галим Әнвәр Хәйри белән очрашу-шундый эшчәнлегебезнең чираттагысы булды. Әнвәр абыйның күпкырлы эшчәнлеге, бик күп дәрәҗәле бүләк иясе булуын күпләребез белмидер әле.
Очрашу мизгелләре, татар теле һәм әдәбияты кабинетында "Балкыш" тапшыруы авторы Гадилә Нургали һәм Әнвәр абый әңгәмәсе язылган аудиоязманы тыңлау белән башланып китте. Бу Әнвәр абый өчен көтелмәгән шатлык булды, сөенечтән күзләре яшьләнде.
V һәм IX сыйныф укучылары катнашында барган сөйләшүдә, галим үзенең дә мәктәп елларын сагынуын әйтте. Килүенең төп максаты - укучыларыбызның эшчәнлеген күзәтү, аларга бәя бирү, диде. Укучыларның чыгышларын рәхәтләнеп тыңлап, киңәшен бирде. IX сыйныф укучысы Алисә Рамазанова Р.Фәхреддингә багышланган республикакүләм конференциягә ничек әзерләнүе, анда ясаган чыгышы басылган китапны күрсәткәч, Әнвәр абый, аның кулын кысып, тагын да зуррак иҗади уңышлар теләде.
V сыйныф укучылары "Тәрбияле бала"китабы буенча галим белән аерым фикер алыштылар. Бер-берсенә догалар укып күрсәтеп, мәктәп каршындагы тауда агач үстерүләре хакында сөйләп галимне тагын бер кат гаҗәпләндерделәр. "Сөйләгән сүзләрегез кылган гамәлләрегез белән туры килә икән", - дип бик сөенде.
Очрашу залда дәвам итте. Бирегә бөтен мәктәп җыелды. Галим үзенең яңа хезмәтләре белән таныштырды, әлеге эшлекле очрашуның дәвамлы булуын теләде. Мәктәбебезнең әдәп-әхлак дәресе укытучысы Галия апа Рәхимованың әйткән сүзләре, чыгышын Харрас Әюпнең "Таң суы"шигыре белән төгәлләве күңелләргә үтеп керде.
Шундый олы дәрәҗәләргә ия булган галимнең гап-гади татар авылының кечкенә мәктәбендә укучылар белән ихлас очрашуы бары тик җылы хисләр генә калдырды. Үз эшләренә бәяне олпат, зыялы галимнән ишетү укучыларны шатландырды да, уйландырды да. "Милләт - мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле"-дигән Р.Фәхреддин. Әнвәр Хәйри кебек мәшһүр адәмнәре булганда, татар халкының киләчәге бар, милләтебез яшәр.
2 декабрьдә Әнвәр абыйга 65 яшь тулды. Чын күңелдән аны туган көне белән котлыйбыз. Исәнлек,иҗади уңышлар, гаилә бәхете һәрчак юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очрашу