Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ураза гаете һәм Россия көннәрендә күпфункцияле үзәкнең эш режимы үзгәрәчәк

4 июнь һәм 12 июнь көннәрендә офислар өчен ял көннәре булып тора.

Ураза гаете һәм Россия көне уңаеннан күпфункцияле үзәкнең эш режимы үзгәрәчәк. Бу турыда «Минем документлар»Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр рәсми порталы хәбәр итә.

Шулай итеп, 3 һәм 11 июньдә «Минем документлар» офисларында эш көне 1 сәгатькә кыскартылачак.

3 июньдә Казанда Зареченский, Яңа Савин, Дәрвишләр, Көньяк, Идел буе бүлекләре, Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (В. Кулагин ур., 1 йорт) 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр, ә Мәскәү, Совет бүлекләре 8.00дән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабуга, шулай ук Тукай районында күпфункцияле үзәкнең филиаллары 8.00 дән 17.00 гә кадәр ачык булачак.

11 июньдә Казанның Зареченский, Мәскәү, Яңа Савин, Дәрвишләр, Совет һәм Көньяк бүлекләре 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, ә Идел буе бүлеге белән Идел буе бүлегенең өстәмә офисына (В.Кулагин ур., 1 йорт) халык 8.00дән 19.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә алачак. Үзәкнең филиаллары Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабуга шәһәрләрендә, шулай ук Тукай районында 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

2019 елның 4 июнь һәм 12 июнь көннәрендә «Минем документлар» офислары өчен ял көннәре булып торалар.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/29/187168/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев